14 февраль көнне МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган еллык акция узды. Бу көнне барлык кешеләр дусларына, туганнарына һәм хәтта таныш булмаган кешеләргә, шулай ук китапханәләргә, балалар йортларына, мәктәпләргә, хәйрия оешмаларына китаплар тапшыралар.
Безнең укучылар мәктәп китапханәсенә бүләк итәр өчен өйдән укып бетергән китапларын алып килделәр. Балалар бер-берсенә укыган кызыклы хикәяләр турында сөйләделәр, китаплар алыштылар.