Герой-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган тантаналы митинг

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

15 февраль-безнең поселок халкы өчен мөһим дата. Бу-легендар татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Бу вакыйга хөрмәтенә «Җәлилнефть» НГДУ мәйданында бүген 15 февральдә митинг узды. М.Җәлил һәйкәле янында мактаулы каравыл куелган, Советлар Союзы Герое истәлегенә авылның иҗади интеллигенциясе вәкилләре, мәктәп укучылары, аларның укытучылары һәм шигърият сөючеләр килгән.

Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә., «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә., Язучылар берлеге әгъзасы Ахунҗанова Р.Ф. шагыйрьгә рәхмәт белдерделәр.

Муса Җәлил кебек бөек кешеләрнең батырлыгы яшь буын тарафыннан онытылмаска тиеш. Үткәнсез хәзерге һәм киләчәк юк, шуңа күрә тарихны белергә, Үз геройларыңны истә тотарга кирәк.

Традиция буенча герой-шагыйрьне бер минут тынлык һәм Муса Җәлил һәйкәле итәгенә чәчәкләр салу белән хөрмәтлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International