"Әти һәм мин - футбол гаиләсе" исемле футбол уены үтте

2024 елның 17 феврале, шимбә

Гаилә елы, оборона-массакүләм, спорт һәм патриотик эш айлыгы һәм «Мәктәптә Футбол» Бөтенроссия фестивале кысаларында  физкультура укытучысы Ашрафуллин М.А. җитәкчелегендә «Әти һәм мин – футбол гаиләсе» исемле  гаилә футбол матчы узды. Футбол осталыгын күрсәтергә мәктәп футбол командасының әтиләре  килде. Аларга футбол осталыкларын да күрсәтергә туры килде. Футбол осталыгы да югары дәрәҗәдә иде! Уен нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Котлыйбыз!

Балалары белән спорт чараларында катнашкан ата-аналарга зур рәхмәт, алар өчен #гаиләспорты реаль тормыш принцибы!!!
Балалар белән бергә күнегүләр ясагыз!
Балалар белән футбол Уйнагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International