Бүген Шәрләрәмә авылында Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданы Равил Миңнехуҗин кубогына шайбалы хоккей буенча ачык турнир узды.
Турнирның җиңүчесе булып Сокол командасы (Тукай районы Мәләкәс авылы) танылды. Хуҗалар командасы икенче урынны алды. Өченче урын өчен матчта Мортыш-Тамак авыл җирлеге командасы Петровский Завод авыл җирлегеннән килгән оппонентлардан көчлерәк була. Җиңүчеләрне һәм призерларны медальләр, кыйммәтле призлар һәм кубок белән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, Равил Миңнехуҗин үзе бүләкләде. Наилә Наил кызы һәм Җәлилнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Азалия Зарипова Равил Лотфулла улына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шәрләрәмә авыл җирлеге командасының кайбер уенчылары район Башлыгы грамоталарына лаек булдылар.
Җанатарларны һәм спортчыларны тәмле плов һәм кайнар чәй белән сыйладылар.