Сарманда волейбол турниры узды

2024 елның 18 феврале, якшәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре арасында волейбол буенча VI Чемпионат узды.

Кече Кубок уйнатуда өченче урынны көч структуралары командасы яулый. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге командасы икенче, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы беренче булды. Зур Кубок уйнатуда өченче урынны «Агросила» җәмгыяте командасы алды. Шәхси эшмәкәрләр икенче урынны яулый, мөхтәсибәт командасы җиңү яулый. Шулай ук шәхси бүләк ияләре билгеләнде. Командаларны һәм уенчыларны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндас Вәлиев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International