«Муса Җәлил –безнең йөрәкләрдә " әдәби сәгате.

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган чара узды.Укучылар герой шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы турында күп яңалыклар белделәр. Традиция буенча, 15 февраль – шагыйрьнең, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнендә безнең мәктәптә төрле чаралар, дәресләр уза. Шагыйрьнең тууына 118 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырылды, балаларга шагыйрьнең иҗаты, шулай ук аның фаҗигале язмышы, Җәлилчеләр концлагерьларда үткәргән куркыныч вакыты турында сөйләделәр. Шуңа да карамастан, Муса Җәлил фашистларга каршы көрәшне үзенең шигырьләре ярдәмендә дәвам итте. Балалар үзләре дә Муса Җәлилнең рухи һәм патриотик шигырьләрен яратып укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International