Бүген Сарман районында Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрү оештырылды.
5,5 тонна йөк җыелган: җиңел автомобиль, авточастицалар, тәгәрмәчләр, азык-төлек, медикаментлар, көнкүреш товарлары, шәхси гигиена чаралары, җылы кием һәм аяк киеме. Шулай ук сугышчылар өчен мобиль Мич-буржуйкалар ясала. Яклаучыларга ярдәм йөзеннән район мәктәпләре укучылары открыткалар һәм җылы теләкләр белән хатлар тапшырдылар.
Хәйрия акциясендә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез.