Чара музейда дәвам итте, анда музей җитәкчесе Ильина Д.Р. кунакларга Я.Игәнәйнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, бигрәк тә шагыйрь тарафыннан керәшеннәр турында чыгарылган беренче публицистик басма “Керәшен сүзе” газетасының эчтәлеге, аның тарихы, мәкаләләренең үзенчәлеге турында мавыктыргыч мәгълүматлар җиткерде. Укучылар чыгышын килгән кунаклар зур кызыксыну белән тыңладылар. Я.Игәнәй язышкан “Аргамак”, “Идел” журналлары хакында да сүз булды. Иң куандырганы шул: бүгенге көндә мәктәп аның исемен йөртә, Ямаш Игәнәй урамы бар, паркка нигез салынды. Без авылдашыбыз белән горурланабыз.