«Изгелеккә әйдәр уем...» китабын тәкъдим итү.

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Бүген 21 февраль көнне Ләке мәдәният йортында шагыйрь, якташыбыз Ямаш Игәнәйнең «Изгелеккә әйдәр уем...» дигән китабын тәкъдим итү булды. Чарада Белоусова Л.Д. - Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Сәхипова И.Р.- Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, язучылар, журналистлар, китапханәчеләр, Ямаш Игәнәйнең туганнары, авылдашлар һәм шигърият сөючеләр катнашты. 21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бездә бер көндә ике бәйрәм килеп чыкты. Бу чараны оештырган һәм катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International