21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан Җәлил гимназиясендә төрле чаралар үздырылды. Укучылар, укытучылар гимназиягә кергәндә үк туган тел турында канатлы һәм тылсымлы сүзләр, мәкальләр әйтеп керделәр. Туган тел турында җырлар җырланды, шигырьләр, мәзәкләр сөйләнде, тизәйткечләр, саналмышлар әйтелде. Башлангыч сыйныфларда “Туган телем-иркә гөлем” түгәрәк өстәл артында уеннар, 5 нче сыйныф укучылары белән “Сөйлим туган телемдә”, 6 нчы сыйныфлар белән “Хикмәтле дә бизәкле дә туган телем” интеллектуаль уен һәм китапханә дәресләре, 7 нче сыйныфлар арасында “Син туган телеңне беләсеңме?” бәйгеләре үткәрелде. Укучылар тел буенча белемнәрен, туган телне яратуларын күрсәттеләр. Туган телебезгә багышланган Г. Тукай, Р. Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, В.Казыйханов шигырьләре яңгырады.