2024 елның 21 февралендә Җәлил мәдәният сарае сәхнәсендә ГТО нормативлары белән традицион хәрби-патриотик уен узды. Җәлил гимназиясен акыллы, көчле һәм батыр егетләр тәкъдим итте. Мөмкин булган барлык тырышлыкларны куеп, егетләр үзләренең чын команда булуын исбатладылар. Җәлил гимназиясе командасы әлеге конкурста мактаулы беренче урынны яулады! Аерым номинацияләрдә балалар грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Мәсәлән, Киямов Азамат "Куркынычсызлык комплекты киюдә иң яхшысы" номинациясендә җиңүче булды, Арысланов Тимур "АК-74 не сүтүдә һәм җыюда иң яхшысы" номинациясендә җиңүче булды, ә Фазлуллин Тимур "Атуда иң яхшысы" номинациясендә җиңүче булды. Моннан тыш, Киямов Азамат Иң яхшы командирларның берсе итеп билгеләнә һәм диплом белән бүләкләнә. Балаларыбызны котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!