Петровский Завод авылында "Кышкы күнел ачулар"

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Петровский Завод авылында Ватанны саклаучылар көненә һәм Гаилә елына багышланган "Кышкы күңел ачулар-2024" спорт-күңел ачу бәйрәме оештырылды. Чара авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Расим Ревовичнын сәламләү сүзе белән башланып китте. Программа ярышлар рәвешендә оештырылды, анда 6 команда катнашты. Командаларда укучылар да, укытучылар да, социаль хезмәткәр дә, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, китапханә коллективлары да катнашты. Чараны чәй эчү һәм бәйрәм фейерверкы тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International