"Тере классика" Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының муниципаль этабы тәмамланды!

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Конкурсның мәктәп этапларында җиңүчеләр билгеләнгән иде инде. Бүген, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшир урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында, Сарман районы укучылары арасыннан иң яхшы укучылар муниципаль дәрәҗәдә җиңү өчен көрәштеләр. Конкурс кысаларында катнашучылар рус телендә үзләре сайлаган XVIII-XXI гасырның Россия һәм чит ил авторларының проза белән язылган әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Жюри әгъзалары карары буенча конкурсның район этабында җиңүчеләр арасында безнең мәктәп укучылары да бар:  Александров Ярослав, 5 сыйныф укучысы, һәм Александрова Александра, 8 сыйныф укучысы (педагогы Әхмәтбаева Р. Г.);  Аларга һәм башка катнашучыларга конкурсның республика этабында җиңү телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International