Бүген, Россия Федерациясе Президентын сайлауның өченче көнендә, Сарман районының 2519 нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Вәлиев Булат Лаззат улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргазям улы Сәлихов Булат Лаззат улын сайлау участогында котладылар. Күпьеллык намуслы хезмәте, районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне, районның сайлау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен район Советының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Без дә котлауларга кушылабыз һәм юбилярыбызга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез.