Укучыларнын солдат белән күзгә-күз очрашып, аралашырга мөмкинлекләре бар иде. Алар бу очрашудан үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар һәм солдаттан, укучылар язган хатларны алып сөенүләрен ишеткәч, канәгатьлек хисләре кичерделәр. Күк йөзендә кояш балкысын, илдә тынычлык урнашсын дигән теләк белән янып ил чигендә көрәшүче егетләребез БИК күп. Аларга исәнлек-саулык, җинү белән өйләренә әйләнеп кайтуларын телик.