Халыкара урман көне кысаларында безнең мәктәптә чара оештырылды.
Чараның максаты: укучыларга экологик, рухи-әхлакый , гражданлык, патриотлык тәрбиясе бирү.
Урманнар кешеләрнең сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный. Алар су һәм һаваны чистарталар, углерод тоталар, бу климат үзгәрүенә каршы торырга булыша, безне азык-төлек һәм мөһим дарулар белән тәэмин итә, шулай ук иминлегебезне яхшырта.
"Урман-табигатьнең кыйммәтле бүләге" - бүгенге чара шулай дип аталган.Чара барышында урман турында мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар яңгырады. Чарада урманчылык хезмәткәрләре дә катнашты. Алар үз эшләре турында җентекләп сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Күп кенә укучылар урман темасына рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Конкурста катнашучыларның барысына да урманчылык хезмәткәрләре истәлекле бүләкләр бирделәр.
Урманны сакласак, сәламәтлегебезне сакларбыз һәм матур, чәчәк аткан планетада яшәрбез!