Быел без Кырымның Россия белән берләшүенең ун еллыгын билгеләп үтәбез — тарихи гаделлек өчен зур әһәмияткә ия вакыйга. 18 март истәлекле датасы барлык россиялеләр һәм бигрәк тә ярымутрау халкы өчен бәйрәм булды. Бу истәлекле дата алдыннан Җәлилнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Форпост"отряды активистлары «Кырым белән Россияне берләштерү»дигән тарихи сәгать үткәрделәр Балалар ярымутрауның тарихын, анда яшәүче халыклар, мәдәни һәм табигый истәлекле урыннар турында белделәр.