20 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршылап авыл җирлекләре, башкарма комитет, архив бүлеге, финанс-бюджет палатасы, федераль казначылык идарәсе коллективларына оештырылган чара узды. Аларга «823-й километр» исемле яңа төшерелгән татарстан фильмы күрсәтелде.