19 мартта Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин "Универсал" ҖЧҖ подряд оешмасы директоры Ленар Гарипов, ГИСУ директоры урынбасары Илшат Хөсәенов, Җәлил бистәсендә футбол манежы төзелешен башлау мәсьәләләре буенча челтәр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре белән очрашты. Агымдагы атнада территорияне кардан чистарту һәм участокны бүлү буенча эшләр башкару планлаштырыла.