19 мартта район мәдәният йортында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «беренчеләр хәрәкәте»кысаларында очрашу узды. Ул "Класс очрашуы" дип аталган. Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе, хәрәкәтнең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән очрашуга «беренчеләр хәрәкәте» һәм «Юнармия»хәрәкәтләре вәкилләре килде. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, җаваплы җитәкчеләр дә катнашты. Балалар Тимур Җәүдәт улына үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Хәрәкәтнең төбәк бүлеге җитәкчесе шулай ук Украинада махсус операциягә багышланган күчмә музей экспонатлары белән танышты.