Бүген, 21 нче мартта, Олы Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә Гаилә елына багышланган "Зур табигатьтә кечкенә могҗизалар" экологик юнәлештәге гамәли иҗат республика күргәзмә-конкурсы узды. "Җәлил гимназиясе"нең намусын 3 нче А сыйныф укучысы Шәвәлиев Нурсолтан һәм 1 нче Б сыйныф укучысы Мәүлетов Даниэль яклый. "Әти, әни, мин - иҗат гаиләсе" номинациясендә Нурсолтан мактаулы 2 нче урынны, ә Даниэль - 1 нче урынны алды. Балаларны һәм аларның укытучыларын Елена Фәрит кызы һәм Хәлидә Мөнәвир кызын котлыйбыз! Алга таба иҗади уңышлар телибез!