Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, район мәдәният йортында узучы "Геройлар безнең арада" дип исемләнгән күргәзмәдә булдылар. Күргәзмә белән танышканда аларда Россия геройларының батырлыклары да, корал макетлары да, хәзерге солдатларның экипировкалары да кызыксыну уятты.