Коммерция оешмалары архивларының алдынгы тәҗрибәсен – Татарстан Республикасы Дәүләт, муниципаль архивларын комплектлау чыганакларын тарату, Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклауның, исәпкә алуның, комплектлауның һәм куллануның алдынгы технологияләрен кертүне стимуллаштыру, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү максатларында Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «коммерция оешмасының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасы Дәүләт (муниципаль) архивын тулыландыру чыганагы».
Конкурста катнашу өчен гаризаны республиканың 11 коммерция оешмасы, шул исәптән «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ дә биргән. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы экспертлар төркеме «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ архивы эшчәнлеген норматив һәм структур оештыру буенча уңай нәтиҗә бирде.
Конкурсның 2 этабына (эшләнгән проектларны яклау) күчмә эксперт төркемнәре нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган коммерция оешмалары кертеләчәк.