Көн белән төн тигезләшкән көнне мәктәбебездә гөрләтеп Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек. Ул ике төркемдә оештырылды. Башта башлангыч сыйныф укучылары бәйрәм итсә, көндез бәйрәмгә 5-11 сыйныф укучыларын чакырдык. Бәйрәмнең төп кунагы Нәүрүзбикәне усал Убырлы карчыктан коткару өчен балалар уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр, мәкальләр әйтештеләр, Убырлы белән ярышып та алдылар. Соңыннан чәй табыны артында сыйландылар. Бәйрәмне оештыруда 10 сыйныф укучылары башлап йөрде.