Бүген Шәрәфетдинова Әлфия Гатуф кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Хезмәт юлының күп өлешен Әлфия Гатуф кызы җирле үзидарә органнарында эшләүгә багышлады, районның җирле үзидарә үсешенә зур өлеш кертте.
Бүген дә ул туган авылының мәдәният өлкәсендә лаеклы хезмәт итүен дәвам итә.
Әлфия Гатуф кызын юбилее белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады. Бәхет, озын гомер, нык сәламәтлек, муллык һәм иминлек, хезмәттә яңа уңышлар теләде.