Бүген Сарман районына эш визиты белән "Татмедиа" АҖ башкарма директоры Нияз Ильяс улы Гәрәев килде. Эш чаралары кысаларында Рияз Гәрәевич Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән очрашты, типография бинасын капиталь ремонтлау барышы турында фикер алыштылар.