Сайлап алу туры

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

26 март көнне Сарайлы авыл мәдәният йортында татар КВН  командаларының 1-нче сайлап алу туры булып узды. Командалар үзләре белән таныштырдылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Сарайлы авылыннан “Сарайлы сабакташлары”, Күтәмәле-Буралы Чишмә авылларыннан “КИБИ”, Иске Мензәләбаш-Куҗак авылларыннан “Минзәләкәй этләйләре”, Яхшыбай авылыннан “Гаилә кораблары” командалары финалга чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International