27 нче мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә язгы каникуллар вакытында «Яңа хәрәкәт» активистлары һәм "Җәлил гимназиясе" нең укытучылары арасында "Үз уены" интеллектуаль уены уздырылды. Аны директорның тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Е.Р. Граханцева үткәрде. Уен барлык кагыйдәләр буенча узды.