Җәлил поселогында эшлекле киңәшмә

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районының Җәлил шәһәр тибындагы поселогында җылылык челтәрләрен, шулай ук Җәлил бистәсен кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен модернизацияләү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Мидхәт улы Миңнәхмәтов катнашты. Киңәшмәне район башлыгы Ф.М. Хөснуллин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International