28 март көнне Алмәт авыл мәдәният йортында татар КВН командаларының 3-нче сайлап алу туры булып узды. Командалар гадәттәгечә үзләре белән таныштырдылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Александровка авылыннан “Александровка” командасы, Каташ-Каран авылыннан “Авылстайл” командалары финалга чыкты.