Татар КВН командаларының 4-нче сайлап алу туры

2024 елның 29 марты, җомга

29 март көнне Сарман район мәдәният йортында татар КВН командаларының 4-нче сайлап алу туры булып узды. Катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр, өй эшләрен күрсәттеләр. Очрашу бик күңелле үтте. Нәтиҗәдә финалга Сарман урта мәктәбенең "Бер дигән", Сарман гимназиясенең "Гимназия кызлары һәм малае", Җәлил 2- нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Укытучылар" командалары чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International