Бүген Белоруссия һәм Россия халыкларының бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне, 1996 елның 2 апрелендә, ике дәүләт президентлары «Россия һәм Белоруссия Берләшмәсен төзү турында»килешүгә кул куялар. Имзалау факты илләрнең үзара интеграция процессына башлангыч бирә.
Нәкъ бер елдан соң, 1997 елның 2 апрелендә Белоруссия һәм Россия берлеге турында килешү имзалана. Берлекне булдыруның төп максатлары халыкларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, сәяси, икътисади, социаль һәм башка өлкәләрдә туганлык, дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту, катнашучы дәүләтләрнең матди һәм интеллектуаль потенциалларын берләштерү нигезендә тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү булган.