Ел саен Республика ветераннар (пенсионерлар) Советы тарафыннан оештырылган "Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучы ветераннар" конкурсы үткәрелә. Бу конкурста районыбызның өлкән яшьтәге кешеләре дә катнаша. 1 марттан 31 мартка кадәр район этабы узды. Бүген 2 апрельдә жюри әгъзалары тарафыннан урыннар билгеләнде. Район этабында җиңүчеләр республика күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә эшләре белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова таныштылар.