Нәүрүз бәйрәме

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

   1 нче апрельдә Александровкада Нәүрүз бәйрәме узды. Анда 1-8 сыйныф укучылары катнашты. Чараның максаты һәм бурычлары: балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү һәм халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту.

   Чара укучылар әзерләгән  концерт номерлары белән чиратлашып барды. Күп кенә балалар милли костюмнарда, алъяпкычларда, түбәтәйләрдә булдылар. Милли ризыклар белән тулы өстәлләр бәйрәмне тагын да ямьләндерде.  Һәр сыйныф бәйрәм өстәлен коймаклар, пироглар (ягъни милли ризыклар), шулай ук самовар белән бизәгән. Бу конкурска барысы да бик иҗади карадылар, фантазия һәм эстетик зәвык күрсәттеләр. Жюри әгъзаларына бәяләү бик авыр булды.  Өстәлләрдә  тәмле милли ризыклар: вакбалеш, кош теле, кыстыбый, очпочмак, баурсак, төрле пироглар иде.

   Бәйрәмне дәвам итеп, башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар » һәм милли спорт уеннары уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International