Бүген Сарман авылында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Мөбарәкшин Руслан Салават улы белән хушлашу панихиды узды.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашты.
Мөбарәкшин Руслан Салават улы 1988 елның 7 мартында Татар АССРның Сарман районы Җәлил поселогында туган.
Җәлилнең 2 нче урта мәктәбендә 4 нче сыйныфка кадәр укый, аннары Сарман гимназиясендә укый.
2007-2008 елларда Кораллы Көчләр сафларында башта Волгоград шәһәрендә, аннары Мәскәү янында срочная хезмәт үтә.
Махсус хәрби операциядә контракт буенча 2023 елның 14 ноябреннән катнаша.
2024 елның 24 гыйнварында 9 парашют-десант ротасы укчысы, 54801 нче гаскәр часте гвардия рядовое Мөбарәкшин Руслан Салават улы Украина, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция үткәрү барышында һәлак була.
Һәлак булган сугышчы өчен кайгы уртаклашу һәм тирән кайгы…
Мәңгелек хәтер... Мәңгелек дан ...