Татарстанда 1 нче апрельдән санитар-экологик икеайлык белән берләштерелгән «Эковесна — 2024» акциясе башланды. Ул 31 нче майга кадәр дәвам итәчәк. «Җәлил гимназиясе» башлангыч сыйныф укучылары эковеснада актив катнашалар һәм чисталык өчен актив көрәшчеләр һәм иң яхшы экологик инициативалар авторлары булалар. Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр. Үтәлгән бирем турында мәгълүматны "В контакте" социаль челтәрендәге үз битендә бастыралар. Һәр атна ахырында үз язмаларына сылтамалар белән хисаплар җибәрәләр.