6 нчы апрельдә Җәлил шәһәр тибындагы шахмат клубында Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре А.К. Алимов истәлегенә багышланган шахмат буенча турниры узды. Башлангыч сыйныфларның 8 командасы арасында «Җәлил гимназиясе» нең 1 нче дигән командасы 3 нче урынны алды. Шәхси беренчелектә Алиева Аиша, 4 нче А сыйныф укучысы, кызлар арасында 2 нче урынны алды. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!