7 апрель көнне район мәдәният йортында "Гаилә ял көннәре" проекты кысаларында "Әйдә, шаяРТ" Татар КВН лигасының район этабы булып узды. Уенда Чукмарлы авылының "Дөбер-шатыр", Юлтимер авылының "ЗамБа", Зур Нөркәй авылының "Искиткеч педагоглар", Сарайлы авылының "Сарайлы сабакташлары", гимназиянең "Великолепный кызлар", Сарман урта мәктәбенең "Бер дигән" һәм Каташ-Каран авылының "Авылстайл" командалары көч сынашты .
"Иң яхшы актер" исеменә Юлтимер авылыннан Гыйльметдинов Руслан,"Иң яхшы актриса" исеменә Куҗак авылыннан Бахтегәрәева Ләйсирә лаек булды. Ә иң кызык мәзәк өчен гимназиянең "Великолепный кызлар" командасы бүләкләнде .
III урынга Юлтимер авылының "ЗамБа", II урынга Каташ-Каран авылының "Авылстайл" командалары лаек булды. I урынны Зур Нөркәй авылының "Искиткеч педагоглар" командасы яулады. Гран-прига Чукмарлы авылының "Дөбер-шатыр" командасы лаек булды.
Җиңүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы котлады, дипломнар тапшырды.
"Дөбер-шатыр" командасы "Әйдә,шаяРТ" Татар КВН лигасының Республика ярышында катнашачак. Командага уңышлар һәм җиңү теләп калабыз.