Сарман мәдәният йортында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тарафыннан оештырылган ТР Сарман муниципаль районы җәмәгать тәрбиячеләре конкурсы узды. Конкурста балигъ булмаганнарның 12 җәмәгать тәрбиячесе катнашты.
Тәкъдим ителгән эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 1 нче Җәлил мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы мактаулы 3 нче урынны алды!