Сарманда умартачылар киңәшмәсе узды

2024 елның 12 апреле, җомга

Бүген Сарманда умартачылар һәм үсемлекчелек юнәлешендә эшләүче хуҗалыклар вәкилләренең семинар-киңәшмәсе булды. Көн тәртибендә умартачылык юнәлешен киңәйтү, бал кортларына зыян китермичә язгы һәм җәйге кыр эшләрен үткәрү, гомуми стратегия булдыру мәсьәләләре каралды. Семинарда катнашучыларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев сәламләде. Агулы матдәләрне куллану, бал кортларын тоту тәртибе турындагы закон таләпләре турында Идарә белгече Айдар Гыйльметдинов сөйләде. Идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Салихов быел район территориясендә чәчеләчәк нектарлы культураларга тукталды. Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илсур Мостафин умарталарда ветеринария-санитария паспортларын алып бару тәртибе, бал кортлары арасында авыруларны кисәтү чаралары турында сөйләде. «Россельхозцентр» филиалының район бүлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов районда кулланыла торган биопрепаратларга һәм аларны куллану таләпләренә тукталды. Шулай ук «Агросила» ширкәтенең азык җитештерү буенча әйдәп баручы агрономы Ростям Хәбибрахманов чыгышы тыңланды. Чара ахырында вазыйфаи затлар умартачыларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International