"Экояз" экологик марафоны

2024 елның 14 апреле, якшәмбе

“Җәлил гимназиясе” башлангыч сыйныф укучылары санитар-экологик икеайлык кысаларында марафон рәвешендә үткәрелүче республикакүләм “Экояз” конкурсында катнашалар. Һәр атна билгеле бер тема кысаларында үтә. Менә “Без чүпне аерым җыю яклы” темасы астында узган икенче атна тәмамлана. Укучылар өчен сыйныф сәгатьләре, кулланылган материаллардан файдалы эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрелде. Яшь табигать сакчылары һәм әти-әниләр макулатура  һәм кулланылган батареялар җыюда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International