"Җәлил гимназиясе" укучылары һәм укытучылары махсус хәрби операциягә багышланган патриотик стенд ясадылар. Алар фотоларны һәм текст материалларын сайладылар. Стендтагы мәгълүмат вакыт-вакыт яңартылачак һәм мәгълүмати әһәмияткә ия булачак. Стендта Д.М.Газизуллинның биографиясе урнаштырылган. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.