Бүген — 17 апрель көнне Иске Минзәләбаш авылында яшәүче хезмәт ветераны Ямалиева Нәкыя Дәүләтхуҗа кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Ул Сарайлы авылында туып-үсә. Әтисен Бөек Ватан сугышына алалар. 1943 елда аның батырларча һәлак булуы турында кара пичәтле кәгазь килә. Ә абыйсы хәбәрсез югала. Нәкыя апа җиде сыйныф белем ала, аннан соң почта бүлегендә, колхозда эшли. 1955 елда Иске Минзәләбаш авылы егете Ямалиев Намус белән гаилә кора. Бергәләп 4 бала — 2 ул һәм 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Нәкыя апа белән Намус абый бала кайгысын да кичерәләр. Озак еллар туган авылы Иске Минзәләбашта авыл Советы рәисе булып эшләгән уллары Гөлүс бу дөньядан вакытсыз китеп бара. Бүгенге көндә Нәкыя апа Намус абый белән бергә матур тормышта, балалары, 7 онык һәм 10 оныкчыкларының игелекләрен һәм куанычларын күреп яшиләр. Нәкыя апаны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Аңа җылы котлау сүзләрен «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов та җиткерделәр һәм бүләкләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International