Бүген Сарман урта мәктәбендә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җәйге ял оештыру буенча киңәшмә үткәрде.
Уку елы тәмамланганчы бик аз вакыт калды. Безнең бурыч-ял сезонын ачуга әзерләнү буенча чараларны вакытында кабул итү. Балалар һәм яшьләр өчен бу күңелле вакыт кына түгел, ә сәламәтлекне ныгыту, социаль күнекмәләрне, мөстәкыйльлекне һәм катнашучыларның иҗади потенциалын үстерү.