Яз-чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты. Җәлилнең 1 нче мәктәбе укучылары өмәдә катнаштылар, мәктәп һәм мәктәпкә якын территорияләрдә тәртип урнаштырдылар, чүп-чар һәм яфраклар җыйдылар. Уртак тырышлык белән бөтен территория үзгәрде: һәр җирдә чиста һәм матур.