Ләке авыл җирлегендә өмә.

2024 елның 19 апреле, җомга

"Чисталык җыештырган урында түгел, ә чүпләмәгән урында"

Санитар-экологик икеайлык планы буенча юл буе полосаларын һәм оешма территорияләрен чистарттык.

Җир өстенә конфет кәгазе, пакетлар, пластик шешәләр ыргыткан кешенең табигатен аңлау кыен, чөнки бу территория аңа кагылмый: «Мин биредә тормыйм, димәк, монда чүпне калдырып китәргә мөмкин». Бу бигрәк тә  кешеләрнең ял итү зоналарында ачык чагыла. Чисталыкны сакларга кирәклеген һәркем белә, ләкин чүпне барыбер ял иткән, вакытны уздырган урында калдыра.  Инициатива күрсәтегез - чүпне калдырмагыз һәм җыештырырга кирәкми! Безнең барыбыз өчен дә: "Чиста җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә!"  мәкале актуаль булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International