Кама 2050: халыктан тәкъдимнәр җыю дәвам итә

2024 елның 19 апреле, җомга

«Кама 2050» краудсорсинг платформасында халыкның социаль һәм транспорт инфраструктурасын, әйләнә-тирә мохит сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән Кама агломерациясе территориясен үстерү буенча тәкъдимнәрен җыю дәвам итә.

Бүгенге көндә сораштыруда Чаллы, шулай ук Тукай һәм Түбән Кама муниципаль районнары халкы актив катнаша.

Социологик сораштыру Кама агломерациясе территориясен 2050 елга кадәр социаль-икътисади һәм киңлек үсеше мастер-планын эшләү кысаларында үткәрелә.

Сораштыру узу өчен «Кама 2050»сайтына күчү зарур. Һәркемнең фикере мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International