«Җәлил» агрофирмасында арпа чәчү, арышны гектарына 1 центнер исәбеннән аммиатрик селитра белән тукландыру бара. «Сарман» агрофирмасында күпьеллык үләннәр чәчүгә керештеләр, атап әйткәндә, Янурыс авылында төзелә торган терлекчелек комплексының терлек азыгы буларак кулланылачак люцерналар. «Нөркәй» агрофирмасында борчак чәчәләр, ә Сарман аграр көллияте басуларында арпа чәчү тулы көченә бара. Уку йорты вәкилләре шулай ук язгы рапс чәчүгә керештеләр.