Мортыштамак мәктәп авылында операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз белән очрашу үткәрелде. Ул хәзерге вакытта хәрби зонада барган хезмәте турында сөйләде. Укучылар аны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм күп сораулар бирделәр. Катнашучы армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында бурычын үтәү турында сөйләде. Чара ахырында мәктәп укучылары авылдашыбызга очрашуга килгәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр, аның белән истәлеккә фотога төштеләр, алга таба да туган якка исән-имин әйләнеп кайтуын теләделәр.