Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 5 маеннан Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләренең бер өлешендә урман корткычлары очагын бетерү буенча чаралар үткәрелә башлаячак. Эшләр ТР Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары чикләрендә башкарылачак.
Урманнарны эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән башкарылачак.
Республиканың урман тармагы белгечләре тарафыннан эшкәртү урыннарыннан 300 метр ераклыкта кисәтү билгеләре куелачак. Шулай ук урман корткычлары утыннарын бетерү буенча чаралар уздырылган урыннарда гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен чикләү гамәлдә булачак. Чикләүләр гамәлдә булган чорда гражданнарның торуы, хайваннар көтүе, дару үләннәре җыю тыела, умарталар урнаштыру һәм бал кортларының очышы тыела.